Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «НУР» фестиваленең атамасы һәм әтисе исемендәге охшашлык уңаеннан шаяртты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әтисенең исеме (Нургали) һәм Казанда узучы «НУР» Халыкара медиасәнгать фестиваленең атамасындагы охшашлык уңаеннан шаяртты. ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта видео урнаштырган.
«Нур, чөнки... Нургали улы! Рөстәм Миңнеханов «Нур» фестивалендә булды һәм гаҗәеп сәнгатькә соклануын белдерде», – дип язган Лилия Галимова МАКС мессенджерындагы каналында.
Видеода ТР Рәисе фестивальгә нигез салучы һәм кураторы Рәшит Османовтан аның атамасының килеп чыгышы белән кызыксына. Тегесе аңа әлеге атаманың «аңлау» сүзенә бәйле булуын әйтә.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов бу атаманың әтисе исеменә охшаш булуына игътибар итә (Нургали исемендә шулай ук «нур» тамыры бар – Т-и иск.). Казан мэры Илсур Метшин да алар янында.
«Татар-информ» агентлыгы сайтында «НУР» фестивале программасы белән җентекләбрәк танышырга мөмкин. Аерым алганда, инсталляцияләр Казанның Мәскәү базарында һәм шәһәр янындагы Юрьев мәгарәләрендә булдырылган. Рәссамнар, музыкантлар һәм режиссерлар вакыйгага килгән кунаклар каршында лекцияләр укыячак. Татарстан Рәисе социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә әлеге чарага чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз