news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисади форумы күргәзмәсен карады

Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисади форумы күргәзмәсен карады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Владивостокта Көнчыгыш икътисади форумы күргәзмәсе белән танышты. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Татарстан стендында төбәк икътисадының һәм сәнәгатенең төп күрсәткечләре, шулай ук республиканың Азия-Тын океан төбәге илләре өчен инвестиция мөмкинлекләре тәкъдим ителгән.

Кытай Татарстанның төп партнерларыннан берсе булып кала, ул республиканың тышкы икътисади бәйләнешләрендә әйдәп баручы позицияләрне били. Узган елгы нәтиҗәләр буенча Татарстан белән Кытай Халык Республикасы арасындагы товар әйләнеше 3,3 миллиард доллардан артып киткән.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан шулай ук Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерә. Рөстәм Миңнехановның Россия – АСЕАН саммит кысаларында Вьетнам Премьер-министры белән очрашуы мөнәсәбәтләргә яңа этәргеч бирде. Узган елгы нәтиҗәләр буенча Татарстан белән Вьетнам арасындагы товар әйләнеше якынча 63 миллион доллар тәшкил иткән.

Гомумән алганда, республика Азия-Тын океан төбәге илләре белән хезмәттәшлекне эзлекле рәвештә үстерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot