Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь политехника университетында булды
Иннополис университеты Кытай югары уку йорты белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Шэньчжэнь политехника университетында булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Сәфәр барышында әлеге югары уку йорты һәм Иннополис университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Шэньчжэнь политехника университеты әйдәп баручы компанияләр белән берлектә 17 тармак белем бирү бүлекчәсе булдырган. Биредә көндезге бүлектә 30 меңнән артык студент белем ала.
Университет мәгълүматларына караганда, соңгы биш елда югары уку йорты уйлап табуларга 436 патент алган һәм 141 стандарт әзерләүдә катнашкан.

Университет җитәкчелеге белән очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов югары уку йорты вәкилләренә эчтәлекле экскурсия өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук хезмәттәшлекнең гамәли өлешен компьютер инфраструктурасы һәм микросхемалар проектлау буенча заманча практикумнан башларга тәкъдим итте.
Моннан тыш, Татарстан Рәисе укытучылар һәм аспирантлар өчен кыска вакытлы стажировкалар, шулай ук студентлар белән академик алмашуны оештыру инициативасы белән чыкты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз