news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия кооперация университетында булды, аңа профессор исемен бирделәр

Рөстәм Миңнеханов Россия кооперация университетында булды, аңа профессор исемен бирделәр
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Мытищида урнашкан Россия кооперация университетында булды, аңа әлеге югары уку йортының профессоры дигән мактаулы исеме бирелде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручысы Россия Федерациясе Үзәк берлеге булган Россия кооперация университеты илнең алдынгы 10 икътисади югары уку йорты арасына керә. Россия кооперация университеты - сәүдә һәм кулланучылар кооперациясе өлкәсен кадрлар белән төп тәэмин итүче. Университетның төбәк челтәренә Калининградтан Камчаткага кадәр төрле шәһәрләрдә урнашкан филиаллар, шул исәптән Чабаксар, Саранск, Идел буе, Волгоград, Казан, Краснодар, Башкорт кооператив институтлары (филиаллар) керә. Шулай ук югары уку йорты каршында профильле көллият бар.

Татарстан Рәисенә башта университет музеен күрсәттеләр. Биредә ул «Донбасс чынбарлыгы» һәм «Кулланучылар кооперациясе тарихы» экспозицияләрен карады. Аннары Рөстәм Миңнеханов югары уку йорты ректоры Алсу Нәбиева белән очрашты. Ул университетны 2020 елның июленнән җитәкли, ә 2017 елдан 2020 елга кадәр Казан кооператив институты ректоры иде.

Шуннан соң ТР Рәисе Халыкара кулланучылар кооперациясе форумының яшьләр трегы стартында катнашты, кунакларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук Россия Федерациясенең Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов, Мытищи шәһәр округы җитәкчелеге, Россия кооперация университеты вәкилләре һәм башка рәсми затлар чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында үзе дә кулланучылар кооперациясе өлкәсендә эшләвен, тармак проблемалары һәм мөмкинлекләре аңа таныш булуын искәртте. Ул кулланучылар кооперациясен үстерүне актуальлеген югалтмый торган мөһим юнәлеш дип атады һәм Татарстанның Дөбъяз авылында гамәлгә ашырыла башлаган яңа проект турында сөйләде. Анда март башында КООП ОКОЛО бренды астында яңа авыл кибете ачылды (Үзәк берлек һәм X5 тарафыннан гамәлгә ашырыла торган уңышлы дәүләт-хосусый партнерлык үрнәге), дип аңлатты ТР Рәисе.

Яшьләр трегы - Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы кысаларында узачак чараларның берсе. Форум 2026 елның 8-10 июлендә Казанда үтәчәк, чара Россиядә кооператив хәрәкәтенең 195 еллыгына багышланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot