Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе Балтач районында малайлар өчен мөселман пансионатында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балтач районына эш сәфәре вакытында Борбаш авылында урнашкан малайлар өчен мөселман пансионатында булды. Аны район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар Баязитов озатып йөрде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пансионат ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил Фазлыев инициативасы белән 2018 елдан бирле эшли һәм «Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды структурасына керә. Учреждение V-XI сыйныф укучыларына рухи тәрбия бирү һәм дини оешмалар өчен булачак кадрлар әзерләүгә юнәлтелгән. Аз керемле гаиләләрдәге балаларга һәм ятимнәргә аерым игътибар бирелә.
Көндез биредә тәрбияләнүчеләр мәктәпкә йөри, ә кичен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый юнәлештәге өстәмә дисциплиналар белән шөгыльләнә. Хәзер пансионатта Татарстанның берничә районыннан, Казан, Чаллыдан, шулай ук Чувашия Республикасының Шыгырдан авылыннан 22 малай яши. Балалар барлык кирәк-яраклар (кием-салым, канцелярия товарлары һ.б.) белән тәэмин ителгән. Яшәү һәм туклану бушлай.
Пансионатны тәмамлаганнан соң егетләр Татарстан мәдрәсәләрендә, Россия ислам институтында яки Болгар ислам академиясендә укуын дәвам итә ала. Республика җитәкчелеге Борбаш пансионаты эшчәнлегенә ярдәм күрсәтә. Әйтик, 2020 елда учреждениегә «Форд Транзит» микроавтобусы бирелгән.
Шундый ук модель буенча Түнтәр авылында XIX гасырда төзелгән элеккеге мәдрәсә бинасы базасында кызлар өчен пансионат булдыру проекты гамәлгә ашырыла. Ике катлы бина сафка бастырылган инде, түбәсе ябылган, хәзер тәрәзәләр куялар. Барлык эшләр меценатлар тарафыннан финанслана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз