Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Кытайда гуманоид роботлар җитештерә торган компаниядә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайда кешегә охшаган роботлар җитештерү буенча махсуслашкан UBtech Robotics компаниясендә булды. Аңа төрле модельләрне һәм аларның мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Аерым алганда, компания сәнәгать предприятиеләрендә йөк ташу өчен билгеләнгән роботларны тәкъдим итте. Мондый җайланмалар дөньяның берничә зур компаниясе производстволарында кулланыла инде.

Шулай ук Миңнехановка көнкүреш бурычларын башкара, шул исәптән биналарны җыештыра торган роботларны күрсәттеләр. UBtech Robotics эшләнмәләренең аерым юнәлеше – тышкы кыяфәте һәм хәрәкәтләре буенча кешегә максималь якын булган ультрабионик роботлар. Компания әлеге линейканы 2026 елның июнендә тәкъдим иткән иде.
«Кытай роботы Рөстәм Миңнехановны күрүгә татарча сөйләшә башлады», – дип белдерде Лилия Галимова «Макс» каналында.
UBtech Robotics җайланмалар җитештерү белән генә түгел, ә аларның эше өчен кирәкле технологияләр әзерләү белән дә шөгыльләнә.
Компания эшләнмәләре медицина өлкәсендә дә кулланылган. Әйтик, 2020 елда UBtech роботлары Шэньчжэнь шәһәрендә COVID-19 йоктырган пациентларны дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә ярдәм иткән. 2022 елда җитештерүче бүлмәләрне дезинфекцияләү өчен ультрашәмәхә нурланышлы мобиль робот чыгарган.
Видео: Лилия Галимованың «Макс»тагы каналы
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз