Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Һава торышы начараю сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов юлларда иминлекне көчәйтергә кушты
Алдагы көннәрдә Татарстанда җепшек кар, буран, температураның түбәнәюе һәм бозлавык фаразлана. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика юлларында иминлек чараларын көчәйтергә кушты. Ул ТР Хөкүмәте йортында үткән республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, муниципалитет башлыкларына юл һәм коммуналь хезмәтләрнең юлларны, урамнарны һәм җәяүлеләр зоналарын кышкы чорда карап тоту таләпләрен ничек үтәүләрен тикшерергә кушылды.
Миңнеханов күперләр һәм юлларның куркыныч участоклары, җәмәгать һәм мәктәп транспорты маршрутлары, шулай ук социаль объектларга килү юлларының торышына аерым игътибар бирергә кирәклеген искәртте. Аның сүзләренчә, төп бурыч – кешеләрнең иминлеген һәм транспортның өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү.
Республика Рәисе шулай ук бу эшне магистральләрдә генә түгел, ә бөтен урам-юл челтәрендә дә үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз