Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Яңа ел чараларын югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларына иҗтимагый киңлекләрне бизәргә һәм аларда үткәрелә торган чараларның иминлеген тәэмин итәргә кушты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Барлык категория гражданнар өчен, шул исәптән гаилә белән ял итүгә басым ясап, чаралар оештырырга кирәк. Ачык һавада массакүләм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, мәктәп яны һәм стационар лагерьлар, башка социаль өлкә учреждениеләренең эшләвен тәэмин итү зарур. Муниципаль берәмлек җитәкчеләренә аларны югары дәрәҗәдә үткәрүне йөклим», – диде Миңнеханов.
Шул ук вакытта, ТР Рәисе махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, күп балалы гаиләләргә, шулай ук ятимнәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга аерым игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз