Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда халык бәйрәмнәрен югары дәрәҗәдә уздырырга кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада халык бәйрәмнәрен югары дәрәҗәдә оештырырга кушты. Ул ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шундый белдерү ясады, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның 2026 елны Халыклар бердәмлеге елы дип игълан итүен искәртте.
«Безнең күпмилләтле халкыбыз гомер-гомергә бергә эшли һәм мөһим вакыйгаларны бергә бәйрәм итә. Традицион мәдәният бәйрәмнәрен уздыруның язгы-җәйге чоры бүген Лаеш районында «Каравон» рус халык бәйрәме белән ачыла», - диде республика Рәисе.
Татарстанда шулай ук «Семык» республика мари мәдәнияте бәйрәме, татарларның – Сабантуй, мордваларның - «Валда шинясь», удмуртларның - «Гырон быдтон», славяннарның - «Иван Купала», чувашларның «Уяв» бәйрәмнәре, «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме һәм балалар мөселман Сабан туе узачак.
Татарстан Рәисе муниципалитет башлыкларына, республика Мәдәният министрлыгына һәм Татарстан халыклары Ассамблеясына бәйрәм чараларын хокук саклау органнары белән берлектә оештырырга, аларны үткәргәндә иминлекне тәэмин итәргә кушты.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 27 майда мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Аның сүзләренчә, өч көн дәвамында республикада бәйрәм намазлары һәм дини йолалар узачак.
«Республика мөселманнары Диния нәзарәте, муниципаль берәмлекләр һәм хокук саклау органнары җәмәгать тәртибен саклауны һәм бәйрәм намазларын үткәргәндә иминлекне тәэмин итәргә тиеш», – дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз