news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр ясалма фәһемне үстерү программасын кабул итәргә кушты

Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр ясалма фәһемне үстерү программасын кабул итәргә кушты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта республика Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаровка 2030 елга кадәр ясалма фәһемне үстерү буенча республика программасын кабул итүне йөкләде.

«2030 елга кадәр исәпләнгән республика буенча ясалма фәһемне үстерү программасын без беренче кварталда кабул итәргә тиеш. Без аны хәзер кайда гына кулланмыйбыз: сәламәтлек саклауда, архив эшләрендә, төзелеш комплексында. Бу - бик мөһим ресурс. Гомумән алганда, мәгарифне, социаль өлкәне, төзелешне, агросәнәгать комплексын цифрлы оештыру - бик мөһим юнәлешләр. Шамил Хәмитович, әйдәгез, бу эшне алга таба да алып барыйк», – дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов Гафаровка.

ТР Рәисе барлык куелган бурычларны гамәлгә ашыру өчен өйрәтелгән, әзерлекле кешеләр кирәк, дип өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot