news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов БПЛА һөҗүме вакытында зыян күргән Түбән Кама предприятиеләренә булышырга кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Каманың пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында зыян күргән сәнәгать предприятиеләренә ярдәм күрсәтергә кушты. Шәһәр мэры Радмир Беляев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Искәртеп үтәбез, кичә дошман пилотсыз очкычлары Татарстанның Түбән Кама районына һөҗүм итте. Нәтиҗәдә, сәнәгать объектларына зыян килде, шулай ук җиде кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Җинаятькә катнашы булганнарны Россия Тикшерү комитеты ачыклый.

Беляев сүзләренчә, бүген иртән ТР Рәисе видеоконференция форматында оператив киңәшмә уздырган, анда агымдагы вазгыять, торгызу эшләре, шулай ук халыкның иминлеген тәэмин итү чаралары турында фикер алышканнар.

«Рөстәм Нургалиевич сәнәгать кластеры белән бәйле барлык кирәкле чараларны оештыру һәм ярдәм күрсәтү буенча тиешле йөкләмәләр бирде», – диде Беляев.

news_right_1
news_right_2
news_bot