Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов төзелешне үстерүгә керткән өлеше өчен Россия Президенты Рәхмәтенә лаек булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов илдә торак төзелешен үстерүгә керткән өлеше өчен Россия Федерациясе Президенты Рәхмәтенә лаек булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Россия Президенты әлеге дәүләт бүләген Миңнехановның «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе рәисе сыйфатында эшләвен исәпкә алып тапшырды, дип билгеләп үтелә.
Искәртеп үтәбез, әлеге илкүләм проект торак пунктларны комплекслы үстерүгә, торак төзелешенә, коммуналь челтәрләрне яңартуга, җәмәгать транспортын модернизацияләүгә һәм уңайлы шәһәр мохите булдыруга юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз