Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов 2028 елда Казанның World Aquatics турнирларын үткәрергә әзер булуын раслады
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов European Aquatics президенты һәм World Aquatics вице-президенты Антонио Силва белән очрашты. Очрашуда шулай ук World Aquatics киңәшчесе Виктор Хусар һәм European Aquatics вице-президенты Эркан Ялчин катнашты. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тарафлар халыкара хезмәттәшлекне үстерү һәм континенталь федерация яклавы астында халыкара турнирларны Казанга кайтару перспективалары хакында фикер алышты.
Казан үзен зур халыкара ярышлар үткәрү өчен ышанычлы мәйданчык буларак күрсәтте. Төп вакыйгалар арасында 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасын, 2015 елгы су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм 2021 елгы кыска дистанциягә йөзү буенча Европа чемпионатын атап үтәргә мөмкин. 2025 елга планлаштырылган дөнья чемпионаты Сингапурга күчерелүгә дә карамастан, Казанга 2028 елда Европа чемпионатын кабул итү хокукы бирелде. Сөйләшүләр барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының иң югары дәрәҗәдәге турнирларны оештыруга әзерлеген кабат раслады.
Искәртеп үтәбез, 2026 елның 13 апрелендә World Aquatics Россия спортчыларына карата чикләүләрне тулысынча гамәлдән чыгарды, илнең федерациядә әгъза булып торуын торгызды һәм милли флаг, гимн астында, милли формада чыгыш ясау хокукын кайтарды.
Казанга эш сәфәре барышында халыкара федерация вәкилләре Россия Спортның су төрләре федерациясе рәисенең беренче урынбасары Владимир Сальников озатуында шәһәрнең спорт инфраструктурасы белән дә танышты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз