Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Электрон мактау тактасын булдыру турында указны имзалады
Татарстанда республиканың Электрон мактау тактасы булдырылачак. Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады.
«Гражданнарның һөнәри казанышларын һәм намуслы хезмәтен, аларның Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешен җәмәгатьчелек тарафыннан тану максатларында Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасын гамәлгә куярга карар бирәм», – диелә документта.
Элегрәк ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Электрон мактау тактасына кемнәр тәкъдим ителергә мөмкин икәнен аңлаткан иде.
Аның сүзләренчә, бу - югары һөнәри казанышларга ирешкән предприятие һәм оешма, дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр. Шулай ук хезмәт династияләре вәкилләре, хезмәт ветераннары да билгеләп үтелергә мөмкин. Кешеләр предприятиедә эшләмәсә дә, хезмәт коллективы аларны Электрон мактау тактасына тәкъдим итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз