news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Спас авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларны искә алды

Миңнеханов Спас авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларны искә алды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районына эш сәфәре вакытында Спас авыл җирлегендә булды. Анда ул Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатлар һәйкәленә чәчәкләр салды, дип хәбәр итте ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Мемориал 1985 елда куелган. Сугыш елларында авылдан фронтка 285 кеше киткән, шуларның 209ы өйләренә әйләнеп кайтмаган.

Хәзер Спас авылында бердәнбер ветеран – тыл хезмәтчәне яши.

Бөгелмә районыннан фронтка чакырылган Бөек Ватан сугышында катнашучылар арасында ун кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.

Рөстәм Миңнеханов һәйкәлгә чәчәкләр салды һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot