news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Беларусь Генконсулы вазифаларын башкаручы Виктор Щетько белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Беларусь Генконсулы вазифаларын башкаручы Виктор Щетько белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Виктор Щетько белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Виктор Щетько Казандагы дипломатик миссиясен тәмамлый. Белоруссия президенты Александр Лукашенко аны Беларусь Республика сәнәгать министрының беренче урынбасары итеп билгеләде.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Төбәк Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Рәисе дипломатка Татарстан белән Белоруссия арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде, шулай ук яңа урында уңышлар теләде.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Виктор Щетькога «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot