Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Питрәч районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Питрәч районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Хуҗалык җитәкчеләре белән очрашуда район башлыгы Рәис Сөләйманов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә билгеләнгән планның 23,5 процентында чәчү эшләре башкарылган. Ул шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү юнәлеше буенча күрсәткечләрнең кимүен әйтте.
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, районга программаларда активрак катнашырга кирәк. Җәббаров билгеләп үткәнчә, республика Рәисе авылга ярдәм итү программаларын саклап калды һәм моннан файдалану зарур.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов барысын да узган Җиңү көне белән котлады һәм ветераннарга бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә көн саен ярдәм күрсәтүнең мөһимлегенә игътибар итте.
Татарстан Рәисе бүгенге көндә Питрәч районында кече һәм урта бизнес өлеше 35 процент тәшкил итүенә игътибар юнәлтте. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр яны районына бу күрсәткечне арттыру өчен үз өстенлеген файдаланырга кирәк.
Республика Рәисе торак секторын төзегәндә игътибар белән эшләү кирәклеген әйтте. Планлаштырганда барлык кирәкле социаль инфраструктураны исәпкә алу мөһим.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Моннан тыш, Миңнехановка «Росагролизинг» машина-трактор комплексы» проектын тәкъдим иттеләр. Үзәк аграрийларга һәм республиканың юл-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләренә югары технологияле техникадан аны турыдан-туры сатып алмыйча файдалану мөмкинлеген бирер дип көтелә.
Зур агрохаб төзелеше ике этапны үз эченә алыр дип көтелә. Склад биналары, күргәзмә мәйданчыклары, уку сыйныфлары төзү, техниканы теркәү һәм B, C, E, F категорияләре тракторчы-машинист таныклыклары бирү өчен Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеген ачу күздә тотыла. Моннан тыш, агросервис хезмәтләре күрсәтү өчен авыл хуҗалыгы техникасы һәм автотранспорт сатып алу планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз