Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь шәһәрендә SenseTime компаниясе эшләнмәләре белән танышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Шэньчжэнь шәһәренә эш сәфәре кысаларында SenseTime компаниясе эшләнмәләре белән танышты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
SenseTime ясалма фәһем нигезендә эш итүче дөньяның әйдәп баручы компанияләре исемлегенә керә. Аның SenseCore технологик инфраструктурасы мәгълүмат эшкәртүче зур үзәкләрне берләштерә торган болытлы платформадан гыйбарәт. Ул ясалма фәһем модельләрен өйрәнү һәм куллану өчен исәпләү куәтләрен һәм алымнарын тәкъдим итә.

SenseTime эшендә текстны, сурәтләрне, видео һәм аудионы эшкәртергә сәләтле мультимодаль модельләр кулланыла. Компания эшләнмәләре акыллы шәһәрләр, автомобиль төзелеше, финанс, сәламәтлек саклау һәм ваклап сату өлкәсендә файдаланыла.
Компания белән танышканнан соң Рөстәм Миңнеханов Россиянең инновацион төбәкләр ассоциациясе оештырган гамәли юнәлешле уку программасында катнашучылар белән очрашты.
Программа дәүләт идарәсен цифрлы трансформацияләү буенча Кытай тәҗрибәсен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Катнашучылар төрле өлкәләрне – шәһәр хуҗалыгы һәм транспорттан алып сәламәтлек саклау, мәгариф һәм сәнәгатькә кадәр – цифрлаштыру алымнары белән таныша. Уку кысаларында стратегик һәм закон чыгару нигезләре, шулай ук конкрет технологик чишелешләр карала.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз