news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Эдельвейс» сөт комбинаты эше белән танышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Логика молока» акционерлык җәмгыятенең «Эдельвейс» сөт комбинатында булды. Сәфәр барышында ул җитештерү линияләрен карады, предприятие хезмәткәрләре белән аралашты һәм майсызландырылган коры сөт җитештерү буенча яңа производствоны эшләтеп җибәрүдә катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Сәфәрдә шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан мэры Илсур Метшин һәм «Логика молока» АҖ генераль директоры Якуб Закриев катнашты.

Комбинат 2004 елда төзелгән. Хәзер предприятие тәүлегенә 280 тонна сөт эшкәртә. Биредә пастеризацияләнгән сөт, каймак, сөт өсте һәм балалар сөт продукциясе җитештерәләр. Продукция Россиянең барлык төбәкләренә, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, Белоруссия, Грузия, Азәрбайҗан һәм Әрмәнстанга озатыла.

Сәфәр вакытында «Игелекле Казан» хәйрия фонды өчен азык-төлек җыелмалары төяп озатылды. Аларны күп балалы гаиләләргә тапшырачаклар.

Моннан тыш, Миңнеханов майсызландырылган коры сөт җитештерү цехын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Аны 2024 елда төзи башлаганнар. Эшкәртү куәте тәүлегенә 100 тонна сөт тәшкил итә, ә әзер продукция чыгаруның еллык күләме 3 мең тоннадан артып китәчәк. Проектка 1 миллиард сумга якын инвестиция кертелгән.

Татарстан Рәисе һәм Якуб Закриев шулай ук комбинатның алдагы үсеше турында фикер алышты. 2027-2028 елларда предприятиегә 2 миллиард сумга якын акча кертергә ниятлиләр. Акчалар ихтыяҗ зур булган сөт продуктлары һәм балалар ризыгы эшләп чыгару өчен җитештерү линиясен алыштыруга, коллаборатив роботлар урнаштыруга һәм ярдәмче җиһазларны модернизацияләүгә юнәлтеләчәк. Бу җитештерү күләмнәрен арттырырга һәм аның нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирер дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot