news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Лаеш районында Казан медицина инструментлары заводы мәйданчыгы белән танышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Лаеш районында урнашкан Казан медицина инструментлары заводының (КМИЗ-2) җитештерү мәйданчыгын карады. Аны муниципалитет башлыгы Илдус Зарипов озатып йөрде, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Төбәк җитәкчесенә төп җитештерү линияләрен күрсәттеләр. Хәзерге вакытта биредә бер тапкыр кулланыла торган стериль медицина эшләнмәләре җитештерелә, медицина продукциясен төрү һәм стерильләштерү башкарыла. Моннан тыш, заводта Россиядә иң зур һәм Идел буенда бердәнбер медицина эшләнмәләрен газ белән стерильләштерү үзәге эшли.

Җитештерү линияләрен караудан тыш, Рөстәм Миңнеханов предприятие коллективы белән дә аралашты. Хезмәткәрләр республика җитәкчелегенә заводка ярдәм иткәне һәм медицина сәнәгатен үстерү мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәт белдерде. ТР Рәисе, үз чиратында, аларга намуслы хезмәтләре һәм эшкә тугры булганнары өчен рәхмәт белдерде.

Лаеш районының Хәерби авылында комплекс 2016 елда төзелә башлаган. Ул 2018 елның февралендә эшли башлады. Сәнәгать корпусларының гомуми мәйданы 7,5 мең квадрат метрдан артып китә.

Шул ук вакытта, предприятиенең төп җитештерү куәтләре Казанда урнашкан. Заводта җитештерелгән продукция стоматология, хирургия, косметология, гинекология һәм медицинаның башка юнәлешләрендә кулланыла.

Агымдагы елда Россиядә медицина эшләнмәләре җитештерүдә алдынгы предприятиеләрнең берсе булган Казан медицина инструментлары заводы 95 еллыгын билгеләп үтәчәк. Хәзерге вакытта Казан медицина инструментлары заводы компанияләр төркемендә 525 кеше эшли. Бүгенге көндә предприятие үз продукциясен – 3 меңнән артык атамадагы югары сыйфатлы медицина эшләнмәләрен – Россия базарында сатып кына калмый, ә 40тан артык якын һәм ерак чит илләргә дә җибәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot