Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: 2025 елда төп капиталга инвестицияләр 1,6 триллион сум булыр дип көтәбез
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда төп капиталга инвестицияләр күләме 1,6 триллион сум тәшкил итәр дип көтелә. Казанда узучы Инвесторлар клубының 22нче утырышында шундый саннар китерелде, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.
«Ел нәтиҗәләре буенча 1 триллион 600 миллиард сумнан артык инвестиция көтәбез. Без инвесторларга ярдәм күрсәтү, инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән барлык алымнарны да актив кулланабыз», – диде Татарстан Рәисе. Республикада куәтле сәнәгать инфраструктурасы, «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисади зоналары, биш алгарышлы үсеш территориясе булдырылган.
«Федераль дәрәҗәдә нефтьчеләр инициативасы буенча өченче махсус икътисад зона булдыру турында карар кабул ителде. Бу үзенчәлекле «Яшел Үзән» зонасы булачак. Анда кызыклы проектлар бар, алар шул исәптән федераль үзәк ярдәме белән дә гамәлгә ашырылачак», – диде Миңнеханов.
Ул республика – Идел буе федераль округы масштабында тышкы сәүдә буенча лидер, дип өстәде. «Округта безнең өлеш – 28 процент. Тугыз ай эчендә чит илдән кертелгән инвестицияләр күләме 10,4 миллиард сум тәшкил итте», – дип хәбәр итте Миңнеханов.
Ул Татарстан яңа элемтәләр булдыра, республика чит ил партнерлары белән эш күләмнәрен арттыра, дип өстәде. Рөстәм Миңнеханов санап киткән перспектив юнәлешләр арасында Кытай, Һиндстан, якын чит илләр, Көньяк-Көнчыгыш Азия, ислам дөньясы илләре бар. Ул шулай ук Латин Америкасы дәүләтләре белән эшне активлаштырырга кирәк дип саный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз