news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов өч яңа боз аренасы ачты

Рөстәм Миңнеханов өч яңа боз аренасы ачты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Тукай районына эш сәфәре барышында өч яңа боз аренасы ачты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Тукай районында төбәк җитәкчесе ясалма бозлы «Тукай-Арена» өсте ябулы шугалакны ачуда катнашты. Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарында шундый ук спорт объектлары видеоэлемтә аша ачылды.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Бүген ачылган шугалаклар­ның һәркайсы уку-күнекмәләр, җыеннар үткәрү һәм спорт ярышлары оештыру өчен 56х26 метр үлчәмле боз мәйданыннан һәм административ, көнкүреш, ярдәмче биналар урнашкан административ-көнкүреш корпусыннан тора.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында республика өчен бүген үзенчәлекле көн булуын, чөнки берьюлы җиде спорт объекты ачылуын әйтте.

«2029 ел ахырына кадәр тагын тугыз ябык шугалак төзеләчәк. Шул вакытта барлык районнар да боз ареналары белән тәэмин ителәчәк. Татарстанда яшәүче һәркемнең, яшенә карамастан, физик культура белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөмкинлегенә ия булуы безнең өчен бик тә мөһим», – диде ТР Рәисе.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Шул ук вакытта, республика җитәкчесе Татарстанда хоккейны аеруча яратуларын искәртте. Төбәктә яшәүче 32 меңгә якын кеше әлеге спорт төре белән шөгыльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot