Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Яңа Сокуры бистәсендә 2025 елда ачылган мәчетне карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Лаеш районы Яңа Сокуры бистәсендә 2025 елда ачылган «Мәдинә» мәчетен карады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гомуми мәйданы 283 квадрат метр тәшкил иткән мәчет 200 кешене сыйдыра ала. Беренче катта - ир-атлар өчен намаз уку залы, имам кабинеты, гардероб, холл һәм санузел, икенче катта уку сыйныфы һәм хатын-кызлар өчен намаз уку бүлмәсе урнашкан. Парковка 80 машинага исәпләнгән.
Моннан тыш, республика җитәкчесе спорт һәм балалар мәйданчыклары урнашкан территорияне төзекләндерүнең барышы белән танышты.
Аллаһ йортының беренче нигез ташын 2022 елның җәендә салганнар. Төзелеш җирле халык һәм меценатлар акчасына алып барылган. Мәчетне торгызу эшләренең төп күләмен бистә халкы үз өстенә алган, техник яктан катлаулы этаплар өчен профильле белгечләр җәлеп ителгән.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук мәчет янында урнашкан, 2024 елдан бирле эшләүче «Рамазан» үсеш үзәгендә булды. Хәзер биредә 12 баладан торган биш төркем формалаштырылган. Белем бирү процессы Мария Монтессори методикасы нигезендә төзелгән. Шулай ук инглиз телен уен формасында өйрәнү программасы тормышка ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз