Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Үзәк универмагның бер бурычы - яшь буынга һөнәрчелек күнекмәләрен тапшыру
Казанда яңартылган Үзәк универмаг Россия өчен уникаль киңлеккә әверелергә тиеш, анда традицион һөнәрләрне саклап калу һәм үстерү, шулай ук балаларны әлеге һөнәрләргә өйрәтү ниятләнә. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында шундый фикерен белдерде.
Аның сүзләренчә, мәйданчык барыннан да элек осталарга ярдәм итү һәм мәдәни мирасны саклау алымы буларак карала. Моның өчен резидентларга, башлангыч этапта аренда түләвеннән азат итүне дә кертеп, ташламалы шартлар тәкъдим итү ниятләнә.
«Мондый урын Россиядә бүтән юк! Без аны һөнәрләрне саклап калу өчен эшлибез», – дип белдерде Миңнеханов.
Ул искәртеп үткәнчә, проектның төп бурычларыннан берсе - һөнәрчелек күнекмәләрен яшь буынга тапшыру. Аннан башка традицияләрне саклап калу мөмкин түгел.
«Резидентлар, бу һөнәрләр югалмасын өчен, безнең балаларны шуларга өйрәтергә тиеш булачак,. Юкса, бер һөнәр дә сакланып калмаячак», - дип искәртте Рәис.
Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, мондый мәйданчыкларны үстерү төбәкнең туристик җәлеп итүчәнлеген көчәйтергә һәм кулдан эшләнгән әйберләргә ихтыяҗ тудырырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз