Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Теләче районында чәчү кампаниясенең барышын бәяләде
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре барышында Теләче районында булды, анда авыл хуҗалыгы кырларын карады һәм җирле актив белән язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Район башлыгы Айрат Фәтхуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә чәчү эшләре 28 процентка башкарылган. Аның сүзләренчә, хуҗалыклар орлык һәм ягулык белән тәэмин ителгән, ә район халкы шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен даими рәвештә субсидия ала.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, районда чәчү кампаниясе югары дәрәҗәдә оештырылган һәм терлекчелек үсеш ала. Тәүлеклек савым 74 тоннага җиткән.
Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, шул исәптән һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирде.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашудан соң республика Рәисе «Алан» терлекчелек комплексында булды. Объект 500 башка исәпләнгән сыер абзарын һәм саву залын берләштерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз