Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районында авыл хуҗалыгы үсешен бәяләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бөгелмә районында булды, анда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Шуннан соң авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу булды. Район башлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә чәчү кампаниясе 33 процентка үтәлгән.
Республика авыл хуҗалыгы министры хәбәр иткәнчә, Татарстан буенча барлык мәйданнарның 25 процентында чәчү эшләре башкарылган, ашлама кертү дәвам итә. Ул Бөгелмә районындагы вазгыятькә аерым тукталды. Министр сүзләренчә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү төп бурычларның берсе булып кала.
Хәзер районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 480гә якын сыер исәпләнә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада бу юнәлешкә булышу өчен төрле ярдәм чаралары гамәлдә, ул җирлек башлыкларын халык белән активрак эшләргә өндәде.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, хәзер язгы кыр эшләрен вакытында тәмамлау өстенлекле бурычларның берсе булып кала.
Республика Рәисе шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә булышуны дәвам итәргә һәм һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына шәхси ярдәм күрсәтергә кирәклеген белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, районнарда тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән барлык республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
Киңәшмәдән соң Рөстәм Миңнеханов җирле предприятиеләр җитештергән продукция белән танышты. Аерым алганда, аңа кош ите, сөт һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерүче агропредприятиеләр продукциясен тәкъдим иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз