Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Vietjet Air башлыгы белән туры авиарейслар ачу мөмкинлеге турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов VietJet Air авиакомпаниясе президенты һәм генераль директоры, Sovico Group рәисе һәм HDBank вице-президенты Нгуен Тхи Фыонг Тхао белән хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
VietJet Air - Вьетнамның иң эре лоукостеры һәм илнең 2007 елда нигез салынган беренче шәхси авиакомпаниясе. Авиакомпания очкычлары 20дән артык илдә 150дән артык даими рейс ясый. Компания самолетлары чартер рейслары белән туристларны Казаннан Вьетнамның популяр курортлары Дананг һәм Нячангка китерә. Нгуен Тхи Фыонг Тхао 1992 елда Плеханов университетын тәмамлаган.
Рөстәм Миңнеханов кунакны сәламләде, Казанда узучы Россия – АСЕАН саммитын искә алды һәм Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә карата кызыксыну белдергәне өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләренең зур тарихы булуын һәм республиканың Вьетнам партнерлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе туплануын, сәүдә-икътисади элемтәләр җайга салынуын искәртте.
«Вьетнам Россия, аерым алганда, Татарстан туристлары арасында зур популярлык казанды. Даими туры авиарейслар ачу эшлекле һәм туристик элемтәләрнең алга таба үсүенә ярдәм итәр иде. Вьетнам динамик рәвештә үсеш кичерә. Вьетнам бизнесы Россия базарына үтеп керү белән кызыксына. Бездә, үз чиратыбызда, инвесторлар өчен яхшы шартлар тудырылган. Хезмәттәшлегебез үсүгә шат булачакбыз», - дип искәртте ТР Рәисе.
Нгуен Тхи Фыонг Тхао Рөстәм Миңнехановка кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Соңгы ун елда без Россия белән сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү процессларында актив катнашабыз. Киләчәктә дә Татарстан белән эшлекле, мәдәни һәм гуманитар элемтәләрне ныгыту өчен бөтен шартларны тудырачакбыз», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз