news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Оман Сәүдә палатасы рәисе белән ислам финанславын үстерү турында сөйләйште

Миңнеханов Оман Сәүдә палатасы рәисе белән ислам финанславын үстерү турында сөйләйште
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Фәйсал Абдулла Әл Равас белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов халыкара форумны уздыруның әһәмиятен билгеләп үтте һәм республиканың Россия белән ислам дөньясы арасындагы багланышларда төп роль уйнавын искәртте.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Республика Рәисе шулай ук Татарстанның ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча илнең сынау төбәге итеп сайлануын әйтте. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча партнерлык финанславы килешүләре күләме ике миллиард сумнан артып киткән.

Моннан тыш, Миңнеханов Ислам хезмәттәшлек оешмасы белән даими диалог турында сөйләде, аның ярдәмендә ел саен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы үткәрелә. Республика Рәисе Фәйсал Абдулла Әл Равасны һәм аның партнерларын май аенда узачак 17нче форумга чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot