Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Шамил Тарпищев белән Татарстанда теннисны үстерү хакында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу барышында яклар Татарстан теннисчыларының 2026 елдагы нәтиҗәләре, республикада спортның бу төрен үстерү, ярышлар оештыру һәм спорт инфраструктурасын булдыру турында фикер алышты.
Татарстанда 4 меңнән артык кеше теннис белән шөгыльләнә. Республика спорт мәктәпләрендә әлеге спорт төре буенча дүрт бүлек эшли. Төбәктә ел саен 40ка якын теннис турниры үткәрелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз