news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «ВодоходЪ» компаниясе вәкиле белән елга туризмын үстерү турында фикер алышты

Миңнеханов «ВодоходЪ» компаниясе вәкиле белән елга туризмын үстерү турында фикер алышты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ВодоходЪ» ҖЧҖ директорлар советы рәисе Виктор Олерский белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, яклар республикада елга туризмын үстерү һәм уртак инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алышты.

«ВодоходЪ» – елга, диңгез һәм экспедиция круизларын, шулай ук су транспорты ярдәмендә пассажирлар йөртүне оештыру белән шөгыльләнә торган Россиянең иң зур судночылык компанияләреннән һәм туристик операторларыннан берсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot