news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов УЕФА башлыгы белән Казанда узу ихтималы булган турнирлар хакында сөйләште

Миңнеханов УЕФА башлыгы белән Казанда узу ихтималы булган турнирлар хакында сөйләште
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов УЕФА башлыгы Александер Чеферин белән очрашты. Бу хакта ул «РБ Спорт» басмасына биргән интервьюсында хәбәр итте.

– Мин Казанда узган теләсә нинди чарага шатмын. Безнең өчен теләсә нинди матч – бәйрәм.

– Хәлләр рәтләнгәч, Казанда зур халыкара футбол турниры үтүен теләр идегезме?

– Ул 100 процент булачак, мин сезгә гарантия бирәм. Мин бу мәсьәлә буенча УЕФА президенты Александер Чеферин белән сөйләштем, – диде Миңнеханов «РБ-Спорт» басмасына.

Инде 29 сентябрьдә үк Татарстан башкаласында Россия һәм Иран җыелма командалары арасында иптәшләрчә матч узачак.

2023 елда «Ак Барс Арена» УЕФА Суперкубогы матчын кабул итәргә тиеш иде. Әмма 2022 елда Казанны бу матчтан мәхрүм иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot