Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь ясалма фәһем ассоциациясе белән уртак эш планын тикшерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь ясалма фәһем индустриясе ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашты. Ассоциация 2019 елда оешкан һәм ясалма фәһем өлкәсендәге 511 экспертны, 302 академик экспертны һәм 1258дән артык әгъза-компанияне берләштерә. Ул илдә беренче тапкыр предприятиеләрне ясалма фәһем үсеше дәрәҗәсе буенча бәяләгән, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Миңнеханов, ассоциация җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Татарстанның Россиядә цифрлы лидерларның берсе булуын белдерде: республикада 3,5 меңнән артык IT-компания һәм бу юнәлештә 46 мең белгеч эшли.
«Ясалма фәһем – республика үсешенең өстенлекле юнәлеше. Татарстанда әлеге юнәлештә 2026-2030 елларга исәпләнгән махсус программа гамәлдә», – диде республика Рәисе.

Ул ассоциация белән хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен (карарларны бергәләп үстерү һәм Россия белән Кытайның яңа базарларына чыгу өчен Татарстан һәм Шэньчжэнь компанияләре арасындагы хезмәттәшлек, шулай ук белгечләр әзерләү) атады.
Шэньчжэнь ясалма фәһем индустриясе ассоциациясенең генераль секретаре Липин Ланг үз ассоциацияләренең тармакта эшләүче 4 миллионга якын кешене берләштерүен әйтте. Ул Татарстан делегациясен киләсе елда Кытайда узачак ясалма фәһем буенча махсус форумга чакырды һәм моның яңа партнерлар табу өчен яхшы мөмкинлек булуын билгеләп үтте.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Шэньчжэнь ясалма фәһем индустриясе ассоциациясе арасында килешү имзаланды. Профильле министрлык эш планын әзерләү юнәлешендә эшләячәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз