news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Росреестр җитәкчесе белән алдагы хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләште

Миңнеханов Росреестр җитәкчесе белән алдагы хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләште
Фото: rais.tatarstan.ru

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар республикада «Пространство мәгълүматларының илкүләм системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга йомгак ясады һәм алдагы хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләде.

Очрашуда шулай ук «Роскадастр» компаниясе генераль директоры Татьяна Громова һәм Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова катнашты.

Олег Скуфинский билгеләп үткәнчә, Татарстан беренчеләрдән булып республика территориясендә 2020-2021 елларда үткәрелгән эксперимент нәтиҗәләре буенча формалаштырылган дәүләт программасын гамәлгә ашыруга кушылды.

«Бу тәҗрибә төбәкләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген һәм капитализациясен арттыру буенча яңа алымнарның нәтиҗәлелеген күрсәтте һәм бөтен илгә таратылды. 2030 елга кадәр исәпләнгән дәүләт программасының кайбер күрсәткечләренә төбәк берничә ел алдан иреште. Мисал өчен, Татарстанда Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына күчемсез милек объектлары турында 95 процент белешмә кертелгән инде», – диде Росреестр җитәкчесе.

«Республика шулай ук Пространство мәгълүматларының илкүләм системасы цифрлы платформасын гамәлгә кертү проектында ышанычлы рәвештә алда бара. Бу территориаль планлаштыру, кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру һәм төбәк икътисадын үстерү бурычларын комплекслы рәвештә хәл итәргә булыша», – дип өстәде Скуфинский.

Рөстәм Миңнеханов Росреестр белән багланышларның өстенлекле булуын искәртте. «Без уртак тырышлык белән гражданнар өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең нәтиҗәле системасын булдырабыз. Татарстан «Пространство мәгълүматлары илкүләм системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында системалы эшен дәвам итә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда шулай ук программаны гамәлгә ашыруның агымдагы нәтиҗәләре дә игълан ителде. 2020 елның гыйнварыннан республикада бердәм электрон картография нигезе белән тәэмин ителеш 20 проценттан 98,4 процентка кадәр артты. Субъектлар һәм территориаль зоналар арасындагы чикләрнең 100 проценты, шулай ук торак пунктлар чикләренең 95,3 проценты Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелде.

Торак төзелеше өчен җир банкы 3,7 мең гектарга арткан, шуның 335 гектары әйләнешкә кертелгән инде. 2025 елда Росреестр хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү өлеше – 72 процентка, ипотеканы теркәү – 93 процентка, йорт төзүдә өлешләп катнашу килешүләре 100 процентка җиткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot