Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов ятимнәрнең коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләвен контрольгә алырга кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов район башлыкларын ятим балаларның коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләвен контрольгә алырга өндәде. Ул Чаллыда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе пленар утырышында шулай дип белдерде.
«РФ Президенты Владимир Путинның социаль ятимлекне киметү буенча йөкләмәсе – даими контрольдә. Без бу юнәлештә хәрәкәт итәбез, ләкин монда аңлаешсыз күренешләр күп әле. Ятимнәр үзләре кайчак үзләрен тиешенчә тотмый. Аларны торак белән тәэмин итүгә без бик зур акчалар бүлеп бирәбез. Ә алар коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә 97 миллион сум бурычы җыелган. Алар дәүләт пособиесендә яшәргә тиеш түгел бит», - диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов әлеге хәлгә шәһәр һәм район җитәкчеләренең игътибарын юнәлтергә кушты.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстанда ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелүен әйтте.
Мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, 4 меңнән артык кеше фатир алу реестрында тора. 2024 елдан аларга шулай ук күчемсез милек сатып алу өчен түләүләр бирелә.
«Бурычлар артуга юл куймас өчен фатирлардан файдалануны һәм коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләүне контрольдә тотарга кирәк», – дип искәртте ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз