news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов төзелеш комплексын икътисадның төп драйверы дип атады

БРИКС төзелеш атналыгы – БРИКС илләре экспертлары, девелоперлары, төзелеш материаллары җитештерүчеләре һәм хакимият органнары вәкилләренең ачык диалогы өчен нәтиҗәле мәйданчык ул. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумның пленар сессиясендә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, форум илләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту, иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу һәм төзелеш өлкәсендә килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итү өчен уникаль мөмкинлекләр ача.

«Төзелеш комплексы – республика икътисадының төп драйверларыннан берсе һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүнең иң мөһим коралы», – дип искәртте Миңнеханов.

Республика казанышлары турындагы сорауга җавап биреп, ТР Рәисе 2026 елда Татарстанда федераль проектлардан тыш 50 республика программасы гамәлгә ашырылуын, аларның барлык шәһәр һәм районнардагы 3,5 меңнән артык объектны колачлавын әйтте.

Миңнеханов шулай ук Татарстанның инвесторлар белән эшләүгә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Мәсәлән, республикада күпсанлы мәйданчыклар рәвешендә алга киткән инвестиция инфраструктурасы булдырылган: махсус икътисади зоналар, моношәһәрләрдә алгарышлы үсеш территорияләре, сәнәгать парклары һәм сәнәгать мәйданчыклары, технополислар. Өстәвенә, аларда инвесторлар өчен салым, таможня һәм коммерция преференцияләре каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot