Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Патриарх Кириллга «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү турында указны имзалады. Шул хактагы документ ТР Рәисе сайтында урнаштырылган.
Рус православие чиркәве башлыгы рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклаган һәм үстергән, конфессияара тынычлык һәм татулыкны ныгыткан өчен әлеге бүләккә лаек булды, дип билгеләп үтелә документта.
Искәртеп үтәбез, Патриарх Кирилл Казанда быелның июлендә булып киткән иде. Ул Казан Изге Ана иконасы пәйда булу көнен бәйрәм итүдә катнашты, Никола Тульский гыйбадәтханәсен изгеләндерү йоласын уздырды, Петропавловск соборында булды һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз