news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Беренче май һәм Җиңү көне алдыннан татарстанлыларга бүләкләр тапшырды

Бүген Казан Кремлендә Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне алдыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

«Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында Татарстан күләмендә хезмәт алдынгыларын һәм Ватанны саклаучыларны хөрмәтләү чаралары уза. Бу чаралар хезмәт һәм хәрби бурычка карата хөрмәт уяту, тарихи хәтерне саклау һәм яшьләрне безнең геройлар үрнәгендә тәрбияләүгә юнәлдерелгән», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, кыенлыкларга да карамастан, Татарстан Республикасы тотрыклы үсеш күрсәтә һәм Федерация субъектлары арасында төп макроикътисади күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны саклап кала. Моннан тыш, аның сүзләренчә, төбәктә мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм яшьләр сәясәте, социаль яклау өлкәләрендә шактый үзгәрешләр бара.

Миңнеханов быел 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Бөек Ватан сугышын ветеран Алексей Иванович Писаревны аерым сәламләде.

«Сугыш кырында ятып калган барлык геройларга рәхмәт», – диде Писарев тантана башланыр алдыннан.

«Ветераннар Бөек Җиңүгә һәм сугыштан соң илне торгызуга бәяләп бетергесез өлеш кертә. Сезнең үрнәгегез бүгенге һәм киләчәк буыннарны Ватанга хезмәт рухландыра», - диде ТР Рәисе.

Ул шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Ватан иминлеген тәэмин итүче солдатларга ярдәм итү һәрвакыт игътибар үзәгендә.

«Үз эшенең профессиональ осталары югары дәүләт бүләкләре ала. Алар - хезмәт ветераннары, инженерлар, мәдәният эшлеклеләре, төзүчеләр, юристлар, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау, авыл хуҗалыгы һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре. Сезнең казанышларыгыз республика икътисадының барлык тармаклары гармонияле үсүе турында сөйли. Сез – хезмәт коллективлары, балаларыгыз, оныкларыгыз өчен горурлык һәм үрнәк», - дип дәвам итте сүзен ТР Рәисе.

Үз чыгышы ахырында Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларны лаеклы бүләкләре һәм якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады, шулай ук ныклы сәламәтлек, иминлек теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot