Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Казахстан арасында хезмәттәшлекне үстерүгә өметләнәбез
Казанда Казахстан Республикасы көненә багышланган тантаналы кабул итү узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаевка котлау телеграммасы җибәрде. Аны тантаналы кабул итүдә ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укыды.
«Узган дистә елларның кыйммәтле тәҗрибәсе һәм Казахстан халкының казанышлары республиканың күпкырлы җитештерү-икътисади һәм рухи-мәдәни потенциалын, аның алгарыш юлында ышанычлы һәм динамик хәрәкәтен алга таба арттыру өчен рухландыргыч мотив һәм ныклы нигез булып хезмәт итсен. Киләчәктә дә Россия һәм Казахстанның стратегик партнерлыгы мәнфәгатьләрендә безнең халыклар арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә өметләнәбез», – диелгән ТР Рәисенең телеграммасында.
Фәрит Мөхәммәтшин үз исеменнән билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Казахстанның икътисад, социаль өлкәдәге һәм башка юнәлешләрдәге тыгыз элемтәләре нык һәм дустанә булып кала.
Үз чиратында, Казакъстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков соңгы 35 елда Казакъстан суверенитеты һәм дәүләтчелегенең торгызылуы турында сөйләде һәм республика белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрнең планлы рәвештә үсүен искәртте.
«Тыгыз хезмәттәшлек елларында Казахстан һәм Россия үзара багланышларның тотрыклы күп планлы системасын булдырды. Бу вакыт эчендә дуслыкка, үзара хөрмәткә һәм мәнфәгатьләребезнең уртаклыгына нигезләнгән стратегик партнерлык һәм союздашлык атмосферасында ике ил тарафыннан икътисадтан һәм иминлектән алып мәдәнияткә һәм гуманитар элемтәләргә кадәр барлык юнәлешләрне колачлаган нәтиҗәле хезмәттәшлекнең күп дәрәҗәле ныклы системасын булдыру буенча ифрат зур эш башкарылды», – дип хәбәр итте Искаков.
Дипломат сүзләренчә, Россия белән Казахстан арасында товар әйләнеше дә арта. Агымдагы елның беренче җиде ае нәтиҗәләре буенча узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,5 процент үсеш теркәлгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз