news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «ТАЙМ» форумы кысаларында Һиндстан илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Миңнеханов «ТАЙМ» форумы кысаларында Һиндстан илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАЙМ» II Россия-Һиндстан бизнес-форумы кысаларында Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Винай Кумар белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов илчегә чарада катнашканы һәм Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибар күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Форумны ел саен уздыру барлык өлкәләрдә дә Россия-Һиндстан хезмәттәшлеген үстерүгә уңай йогынты ясаячагына ышанам», - дип өстәде ул.

ТР Рәисе шулай ук Татарстан-Һиндстан хезмәттәшлегенең актив үсүен, үзара сәүдә күләмнәренең артуын билгеләп үтте. Төбәкнең кайбер предприятиеләре һинд партнерлары белән уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсенә ия. Татарстан Һиндстанга автомобильләр, суднолар, газ суырту җайланмалары, шиннар, компрессорлар, медицина җиһазлары һәм башка бик күп әйберләр китерергә әзер, дип ышандырды Миңнеханов.

Ул республиканың Һиндстан белән мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлегенә зур әһәмият бирүенә аерым басым ясады. Хәзерге вакытта ТР югары уку йортларында 1,2 мең һинд студенты белем ала.

«Сезнең Казанга сәфәрегез алга таба безнең элемтәләрне үстерергә, Россия белән Һиндстан арасында дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итәчәгенә ышанам», – дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе һәм дипломат шулай ук форумны кабул итүче Казан Уникаль осталык үзәгендәге бүлмәне карады, анда Һиндстанның Казандагы Генераль консуллыгы урнашыр дип көтелә.

Аңа кадәр Рөстәм Миңнеханов һәм Винай Кумар Уникаль осталык үзәгендә оештырылган «Россия – Һиндстан: төбәкара партнерлык» күргәзмәсендә булды. Ул 12 тематик зонадан тора: мастер-класслар, Татарстан Республикасы стенды, ярминкә, финанс секторы, кадрлар, В2В, лаундж-зона, спорт, Һиндстан һәм Россия компанияләре, шулай ук медицина, мәгариф һәм авыл хуҗалыгы юнәлешләре.

Гомумән алганда, 65 күргәзмә стендында 97 компания үз продукциясен һәм хезмәтләрен тәкъдим итте. Экспозициядә Татарстан халыклары һөнәрчелегенә аерым урын бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot