news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында Вован һәм Лексус белән аралашты

Бүген Россия башкаласында узучы 11 нче«Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумына башка кунаклар белән бергә пранкерлар Владимир Кузнецов (Вован) һәм Алексей Столяров (Лексус) та килгән иде. Анда алар белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Вован белән Лексус бүген шулай ук безнең белән, «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумында. Рөстәм Миңнеханов белән нәрсә турында килештеләр? Анысы әлегә сер», - дип язган Галимова MAX мессенджерындагы каналында.

Владимир Кузнецов һәм Алексей Столяров үзләренең сәяси мәгънә яшерелгән пранклары белән билгеле. Күпчелек очракта чит ил сәяси эшлеклеләре аларның корбаннарына әверелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot