news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Җәен Татарстанда 180 мең баланың ялы оештырылачак

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен чараларны һәм балалар өчен җәйге савыктыру кампаниясен хәвеф-хәтәрсез уздыруны тәэмин итәргә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киләсе атнада, 26 майда, меңләгән чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

«Бу бәйрәм һәр укучы, ата-аналар һәм укытучылар өчен зур әһәмияткә ия вакыйга. Мәктәп еллары артта калды. Алда – яңа мөмкинлекләр һәм сынаулар белән тулы олы тормыш. Мәгариф һәм фән министрлыгына, республиканың муниципаль берәмлек башлыкларына чыгарылыш сыйныф укучылары өчен тантаналы чараларны югары дәрәҗәдә, куркынычсызлык таләпләрен тайпылышсыз үтәп үткәрүне тәэмин итәргә кирәк. Барлык чыгарылыш укучыларына Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыруын телим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Уку елы тәмамлану белән бер үк вакытта Татарстанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башлана. Җәйге чорда республикада якынча 180 мең баланың ялын оештырырга ниятлиләр, ә гомуми еллык план 240 мең кеше тәшкил итә.

Республика Рәисе махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарның гаиләләренә, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә аерым игътибар бирергә кушты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, балаларның комплекслы иминлеген тәэмин итү һәм ял объектларын террорчылыктан саклау өстенлекле бурычлар булып кала. Күзәтчелек органнарына туклануны оештыру, янгын куркынычсызлыгы һәм медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләрен контрольгә алырга кушылды.

Татарстан Рәисе яшьләрне патриотик тәрбияләүнең мөһимлеген аерым билгеләп үтте. Ул 22 майда Казан танк училищесы мәйданчыгында «Аҗаган» хәрби-патриотик уенының республика этабы тәмамлануын искәртте. Быел анда Татарстанның барлык шәһәр-районнарыннан 114 мең бала һәм яшүсмер катнашты. Республикада беренче тапкыр Студентлар һәм Гаилә «Аҗаганы» узды. Анда Казан, Түбән Кама, Лаеш һәм Бөгелмә районнары командалары җиңү яулады.

«Муниципаль берәмлек башлыкларына, Алдынгылар хәрәкәтенә, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре министрлыкларына бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кушам», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, кышкы һәм язгы чорда 33 меңгә якын бала ял иткән инде, бу еллык планның 14 процентын тәшкил итә.

Аның сүзләренчә, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балалар өчен 53 меңнән артык юллама каралган. Алар тулысынча республика бюджеты хисабына финанслана.

Татарстанда җәйге кампанияне уздыру өчен 1 мең 650 оешма, шул исәптән 128 стационар балалар лагере җәлеп ителә. Капиталь ремонттан соң быел 13 лагерь ачыла. 2018 елдан 2025 елга кадәр республикада 62 балалар лагере төзелде һәм яңартылды.

Моннан тыш, яшьләр арасында палаткалы лагерьлар да популяр. 14 шундый лагерьда ел саен 2,1 меңгә якын кеше ял итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot