Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Хөснуллин КазанФорумда күчемсез милек өлкәсендәге күргәзмәне карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы: Казан Форум» халыкара икътисади форумы кысаларында уза торган күчемсез милек, архитектура һәм дизайн өлкәсендәге International Property Market халыкара күргәзмәсен карады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмә төзелеш тармагы вәкилләре өчен эшлекле мәйданчык булды, анда хакимият, девелоперлар һәм инвесторлар арасында үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышалар.
Экспозицияләр белән танышкан вакытта Россия төзелеш компанияләренең проектлары, шул исәптән торак сайлау буенча цифрлы сервислар тәкъдим ителде, алар фатирлар, инфраструктура һәм территорияләрне төзекләндерүне онлайн рәвештә бәяләргә мөмкинлек бирә. Шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә торак төзелеше проектлары тәкъдим ителде.
Лифт җиһазлары һәм эскалаторлар өлкәсендәге эшләнмәләргә аерым игътибар бирелде. Искәртеп үтелгәнчә, лифт хуҗалыгын модернизацияләү һәм алыштыру күп фатирлы йортлар өчен актуаль бурыч булып кала.
Моннан тыш, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты вәкилләре студентларның казанышлары, шул исәптән чит илләрдә узган халыкара конкурсларда җиңүләре турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз