Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Миллер Петербург газ форумында Татарстан предприятиеләре стендларын карады
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» гавами акционерлык җәмгыятенең идарә рәисе Алексей Миллер Петербург халыкара газ форумы күргәзмәсендә Татарстан предприятиеләре стендларын карады. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Казанкомпрессормаш»ның сыекландырылган табигый газ компрессорлары өчен җыю-сынау комплексы турында сөйләде. Комплекс Яшел Үзәндә урнашкан һәм Россиядә аңа тиңнәр юк.
Фото: © ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте
«Бу стендта компрессорларның бөтен модельләр рәтен сынап карарга мөмкин. Без аны декабрьдә эшләтеп җибәрәбез. Һәм, әгәр барысы да яхшы булса, без сезне гыйнварда презентациягә чакырачакбыз», – диде Коробченко Миллерга.
Проект стратегик әһәмияткә ия. Аны гамәлгә ашыру Россия продукциясенә сыекландырылган табигый газ базарында ышанычлы көндәшлек итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Кичә Алексей Миллерга сыекландырылган табигый газ белән эшли торган техника өчен «КриоПАГЗ – 5000 СПГ» күчмә заправщигын һәм КамАЗның иң яңа техникасының газ-мотор версияләрен күрсәттеләр.
Июль аенда билгеле булганча, Россия Хөкүмәте Татарстанга Яшел Үзәндә сыекландырылган табигый газ җитештерүдә кулланыла торган зур тоннажлы компрессорлар җитештерү комплексын төзү өчен 727 миллион сум күләмендә субсидия бүлеп бирәчәк. Проектны «ГМС төркеме»нә керүче Казан компрессор машиналары төзү заводы («Казанкомпрессормаш») гамәлгә ашыра.
«Интерфакс» агентлыгы мәгълүматлары буенча, яңа производствоны эшләтеп җибәрү сыекландырылган табигый газның гамәлдәге һәм перспективалары производстволарын гамәлгә ашырганда Baker Hughes Co., Mitsubishi һәм SBW җиһазларын үзебезнекенә алыштырырга ярдәм итәчәк. Биредә шул исәптән «Газпром» һәм «НОВАТЭК» проектлары турында да сүз бара. Завод «Казанкомпрессормаш» сатып алган 5,5 гектар мәйданда төзелә. Монда елына 12 компрессор җитештереләчәк. Бер үк вакытта өч агрегат җыю мөмкинлеген тәэмин итү ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз