Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Костин «Рубин» – «Динамо» матчына килде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ВТБ банкы президенты – идарә рәисе Андрей Костин Россия Премьер-лигасының 10нчы туры кысаларында «Рубин» (Казан) һәм «Динамо» (Мәскәү) командалары арасында узучы матчка килде. Диктор аларның стадионга килүе турында игълан итте.
Мәскәү вакыты белән 19.30 сәгатьтә башланган уен Казанның «Ак Барс Арена»сында уза. 31нче минутта казанлылар үз капкаларына үзләре туп кертү сәбәпле, әлегә Мәскәү футболчылары алда бара.
Үткән сезонда Рөстәм Миңнеханов «Рубин» – «Динамо» (Махачкала) матчында булган иде. Әлеге уен казанлылар файдасына 1:0 исәбенә тәмамланды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз