news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Гостев Татарстанның җинаять-башкару системасын үстерү турында сөйләште

Миңнеханов һәм Гостев Татарстанның җинаять-башкару системасын үстерү турында сөйләште
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев белән очрашты. Очрашу республика Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Яклар Татарстан һәм Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту хакында фикер алышты. Аерым алганда, республиканың җинаять-башкару системасын алга таба үстерү, шулай ук учреждениеләрдә хокук тәртибен һәм законлылыкны тәэмин итү турында сүз барды.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Аркадий Гостев Казанга БДБ илләренең Пенитенциар хезмәтләре җитәкчеләре советының бүген Татарстан башкаласында узачак XI утырышында катнашу өчен килде.

Совет БДБ илләренең пенитенциар хезмәтләре вәкилләренә тәҗрибә алмашырга һәм бу өлкәдәге дәүләтара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышырга мөмкинлек бирә. 2026 елда аның оешуына 11 ел тула.

Миңнеханов белән Гостев очрашуында шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Хиалиев һәм республика Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot