Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Мирзиеёва «Дөньялар арасындагы яктылык» күргәзмәсен карады
Фото: © ТР Рәисенең матбугат хезмәте
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Президенты Администрациясе җитәкчесе Саида Мирзиёева «Дөньялар арасындагы яктылык» картиналар күргәзмәсен карады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан Кремленең Гавами урыннар бинасында урнашкан экспозиция «Яңа Иерусалим» Дәүләт тарихи-сәнгать музее (Истра, Россия) һәм Каракалпакстан Республикасының И.В.Савицкий исемендәге Дәүләт сәнгать музее (Нукус, Үзбәкстан) коллекцияләрен берләштергән.
Фото: © ТР Рәисенең матбугат хезмәте
Экскурсия барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Саида Мирзиёева Александр Волков, Роберт Фальк, Александр Осьмеркин, Климент Редько кебек рәссамнарның рәсем һәм графика эшләре белән танышты. Күргәзмәдә барлыгы 130дан артык әсәр урын алган.
Фото: © ТР Рәисенең матбугат хезмәте
Татарстан Рәисен һәм Үзбәкстан Президенты Администрациясе башлыгын ТР мәдәният министры Ирада Әюпова озатып йөрде.
Элегрәк Рөстәм Миңнеханов белән Саида Мирзиёева хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышкан һәм «Татар-информ» агентлыгы бу хакта хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз