Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Цивилев «Энергопром» Халыкара форумын ачты
Казанда «Энергопром» Халыкара электр энергетикасы форумы башланды. Ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия энергетика министры Сергей Цивилев катнашты.
«Форумның дәрәҗәсе үсте, аның Россия территориясендә генә түгел, чит илләрдә дә әһәмияте артты. Без Энергетика министрлыгы коллегиясендә Россия һәм халыкара энергетиканың киләчәге турында сөйләштек, ә бүген форумда нәрсәгә ирешүебезне, нәрсә эшли алуыбызны, ничек алга баруыбызны күрсәтәбез», - дип белдерде Цивилев.
Ул форумда катнашучылар саны елдан-ел артуын билгеләп үтте. Әйтик, быел аларның саны, 2025 ел белән чагыштырганда, ике тапкырга арткан.
«Әлеге форум кысаларында Яшьләр көне дә узачак. Бу - безнең киләчәгебез. Без алар белән белемнәребезне уртаклашып кына калмыйбыз, алар да безне өйрәтә, алар да безгә күп нәрсәләр сөйли», – дип өстәде министр.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов федераль министрлыкларга әлеге форумның статусын арттыруда керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Без һәрвакыт шуны аңларга тиеш: тормыш сыйфаты -икътисад, ә икътисад - ул энергетика. Шуңа күрә энергетикларыбызны алкышлыйк», - дип белдерде Татарстан Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз