news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Беглов Татарстан белән Петербург арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIV Петербург халыкара газ форумы кысаларында Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар сәнәгать, энергетика, IT-өлкә һәм башка төп юнәлешләрдә ике яклы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

Очрашуда төбәкләр арасында икътисади элемтәләр ныгый бара, дип билгеләп үтелде. Санкт-Петербург Татарстанга лак һәм буяулар, юу әйберләре, балык продукциясе китерә, ә республика төньяк башкаланы экспортка җибәрелә торган барлык йөк автомобильләренең яртысы белән тәэмин итә. Югары технологияләр, шулай ук үзара азык-төлек белән тәэмин итү өлкәсендә дә хезмәттәшлек киңәя.

Очрашуда туризм һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә уртак проектларны үстерү, кадрлар әзерләүдә тәҗрибә уртаклашу, инвестицияләр җәлеп итү һәм тарихи-мәдәни мирасны саклауга аерым игътибар бирелде.

Җәй көне Петербург халыкара икътисади форумында имзаланган 2025-2029 елларда Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар планы алдагы багланышларның нигезенә салынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot