news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов, Фальков һәм Фурсенко Россия венчур форумы-2026 күргәзмәсен карады

Миңнеханов, Фальков һәм Фурсенко Россия венчур форумы-2026 күргәзмәсен карады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Татарстан башкаласында Казан Экспо Халыкара күргәзмә комплексы мәйданчыгында ХХ Россия венчур форумы башланды. Форум белән бергә икътисадның төрле тармакларындагы яңа эшләнмәләр һәм технологияләр тәкъдим ителгән масштаблы күргәзмә дә ачылды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко әлеге күргәзмә белән танышты.

Бөтен экспозиция гаять зур стартап-проектлар зонасы рәвешендә тәкъдим ителгән иде. Барлык стендлар да диярлек бер стильдә (атамасы уйлап тапкан ил, продуктның кыскача тасвирламасы һәм инвестицион ихтыяҗ) эшләнгән.

Проектларның зур блогы пилотсыз очу аппаратларын булдыруга (өйрәтү модульләреннән алып оча торган курьерларга кадәр) багышланган.

Моннан тыш, проектларның шактый өлеше ясалма фәһем технологияләре (инженерлык челтәрләре линияләрендә аварияләрне билгеләү, кан анализы, маркетплейсларда сатуларны фаразлау һәм хәтта «акыллы» терлекчелек комплекслары төзү технологияләре) белән турыдан-туры бәйле иде.

Экспозиция үзәгендә диярлек урнашкан гусеницалы гибрид вездеход күзгә иң нык бәрелеп торган экспонатларның берсе булды. Проект авторы сүзләренчә, мондый вездеход сазлыкларда һәм юлсыз җирләрдә сәгатенә 50 чакрымга кадәр тизлек белән хәрәкәт итә ала.

Экспозициядә барлыгы 150 югары технологияле стартап тәкъдим ителган, алар арасында Һиндстан, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Пакистан, Кыргызстан, Беларусь һәм башка илләрдән 24 проект бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot