news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: «Бердәм Россия» кешеләрнең яшәү сыйфатын яхшырту буенча зур бурычлар куя

Миңнеханов: «Бердәм Россия» кешеләрнең яшәү сыйфатын яхшырту буенча зур бурычлар куя
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Бердәм Россия» партиясе гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча һәрвакыт масштаблы бурычлар куя һәм илдә барган барлык вакыйгалар өчен җавап бирә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Нәтиҗә бар» форумында шулай дип белдерде.

«Парламент күпчелекне тәшкил итүче партия буларак, «Бердәм Россия» илдә барган барлык вакыйгалар өчен җавап бирә, проблемалардан һәм тәнкыйть сүзләреннән качмый, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча масштаблы бурычлар куя. Безнең форум тикмәгә генә «Нәтиҗә бар» дип аталмый, безнең сөйләр нәрсәләр бар», - диде ул.

Партия гражданнарның тәкъдимнәре өчен ачык кала, алар нигезендә халык программасын формалаштыра, быел Дәүләт Думасына узачак сайлауларга ул шул программа белән бара. Узган программа 95 процентка үтәлгән, дип өстәде Татарстан Рәисе.

ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, форумда шулай ук партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, сенаторлар, депутатлар, партия проектлары координаторлары, активистлар, бизнес, министрлык һәм район вәкилләре катнашкан.

ТР Рәисе соңгы еллардагы сынаулар – пандемия, махсус хәрби операция, санкцияләр басымы турында искәртте. Аның сүзләренчә, мондый шартларда кешеләрнең нәтиҗәле хакимияткә һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итүгә ихтыяҗы арткан.

Махсус хәрби операция башлану белән партия хакимият органнары белән берлектә икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү, социаль гарантияләрне саклау һәм махсус операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итүгә бәйле чараларны гамәлгә ашырырга кереште. Миңнеханов шулай ук форум башланыр алдыннан хәрбиләр өчен 36нчы гуманитар колонна җибәрелүен билгеләп үтте. Ул аны формалаштыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

Раис өстәп әйткәнчә, партиянең күп кенә әгъзалары, район башлыкларын һәм депутатларны да кертеп, якташларына ярдәм итү өчен даими рәвештә махсус хәрби операция зонасына бара, ә кайберләре алгы сызыкта хәрби бурычын үти.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Дәүләт Думасына булачак сайлауларның мөһимлеген искәртте, алар илнең һәм республиканың алга таба үсешен билгеләячәк. Татарстан парламентта гадәттәгечә зур вәкиллеккә ия, аны саклап калу төбәк позицияләрен якларга һәм федераль проектларны гамәлгә ашыруда катнашырга мөмкинлек бирәчәк.

Ул Түбән Новгородта «Яшьләр һәм балалар» темасына багышланган округ форумы узачагын билгеләп үтте. Бу -партиянең яңа программасын әзерләүнең бер этабы. «Безнең алда зур бурычлар тора. Без бердәм һәм көчле җәмгыять белән генә тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешәчәкбез», – дип тәмамлады сүзен ТР Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot